Бүген “Әкият” Татар дәүләт курчак театры коллективы алмаш гастрольләр кысаларында, Көньяк Схалинга юл алды. Алар анда 14-16 апрель көннәрендә А.Хаировның “Өч кыз” һәм М.Протасованың “Идет коза рогатая” әкиятләрен күрсәтәчәк.
Гастролҗләр барышында театр труппасының Сахалин өлкәсендә гомер кичерүче татар диспорасы вәкилләре белән дә очрашуы ниятләнгән.
Искәртеп узабыз: Сахалин һәм казан курчак театрлары арасында алмаш гастрольләр быел беренче тапкыр тормышка ашырылды.
7,8,9 апрель көннәрендә Сахалин артистлары “Әкият” курчак театры сәхнәсендә Е.Намаконова шигырьләре буенча “Мы летели на диване...” һәм С.Козловның “Я Люблю Вас, Ромашка” спектакльләрен күрсәтте.
Алмаш гастрольләр Татарстан Республикасы һәм Сахалин өлкәсе Хөкүмәте арасындагы Килешү кысаларында уза. Сәүдә-икътисади һәм фәнни-техник хезмәттәшлектән тыш, документ мәдәни багланышларны да күдә тота.