18, 19 һәм 21 апрель көннәрендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының Кече сәхнәсендә Казан дәүләт мәдәният институтының режиссура һәм актерлык осталыгы кафедрасының IV курс студентлары диплом спектакльләрен күрсәтәчәк.
Курсның җитәкчесе – Татарстан һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Фәрит Бикчәнтәев, укытучылары – М.Җәлил исемендәге премия лауреаты, режиссер Илгиз Зәйниев.
18 апрельдә студентлар А.П.Чеховның Олег Киньзягулов куелышында "Алтынчы палата" ("Палата № 6") әсәрен уйнаячак, ә 19 апрельдә – Т.Миңнуллинның Фәрит Бикчәнтәев куйган "Без китәбез, сез каласыз" спектаклен сәхнәләштерәчәк.
21 апрельдә тамашачыны Ә. Фәтхетдиннең ике укытучы куелышындагы "Ияләр" әсәре көтәчәк. Театрда белдерүләренчә, ул - ташландык йортлардагы ияләр турындагы бик җылы һәм ихлас спектакль.