Казанда Сахалин театры гастрольләре башланды

2017 елның 7 апреле, җомга

Бүген Казанның “Әкият” Татар дәүләт курчак театрында Сахалин курчак театры гастрольләре ачылды. Спектакль алдыннан Кече залда ике театрның җитәкчеләре һәм артистлары катнашында матбугат конференциясе узды. Журналистлар белән очрашуда Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова да катнашты.

Спектакль алдыннан Сахалин кунакларына сәламләү сүзе белән Татарстан мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова мөрәҗәгать итте. “Теләсә кайсы театр өчен гастрольләр –әһәмиятле вакыйга. Бу тәҗрибә алмашу, яңа тамашачылар белән аралашу һәм, әлбәттә инде, коллективлар арасында иҗади элемтәләрне ныгыту да. Сезгә истә калырлык гастрольләр һәм тулы заллар телим”, - диде ул.

“Без сезнең уңайлы, гаҗәеп сәхнәдә беренче тапкыр. Җезгә сезнең шәһәр, “Әкият” курчак театры коллективының җылы кабул итүе бик ошады”, - диде Сахалин курчак театрының сәнгать җитәкчесе, Сахалин өлкәсенең атказанган мәдәният хезмәткәре Антонина Добролюбова.

Искәртеп узабыз: Сахалин артистлары 7, 8, 9 апрель көннәрендә “Әкият” курчак театры сәхнәсендә: Е.Намаконова шигырьләре буенча “Мы летели на диване...” һәм С.Козловның “Я Люблю Вас, Ромашка” спектакльләрен тәкъдим итәчәк.

14, 15, 16 апрель көннәрендә исә, “Әкият” курчак театры артистлары Сахалин шәһәрендә “Өч кыз” (А.Хаиров) һәм “Идет Коза рогатая” (М.Протасова) спектакльләрен күрсәтә.

 Алмаш гастрольләр Татарстан Республикасы һәм Сахалин өлкәсе Хөкүмәте арасындагы Килешү кысаларында уза. Сәүдә-икътисади һәм фәнни-техник хезмәттәшлектән тыш, документ мәдәни багланышларны да күдә тота.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International