Кариев театры артистлары Мамадыш, Алабуга һәм Менделеевск районнарына гастроль кыла

2017 елның 7 апреле, җомга

10 нчы апрельдән 15 нче апрельгә кадәр Кариев театры артистлары Мамадыш, Алабуга һәм Менделеевск районнарына гастрольләр белән бара .

Балаларга – “Керпе малае дуслар эзли” музыкаль әкияте, өлкәннәр өчен - “Гашыйклар утравы” (Р.Сәгъди) комедиясе күрсәтелә.

Тамашалар көндез 10.30, 12.30 сәгатьләрдә, кич. 18.30 сәгатьтә башлана.

10 апрель – Мамадыш шәһәре Мәдәният йортында  - “Керпе малае дуслар эзли”;

“Берсут” җәнлек совхозы Мәдәният йортында - “Гашыйклар утравы”;

11 апрель – Менделеевск шәһәре “С.Гассар” исемендәге Мәдәният йорты – “Керпе малае дуслар эзли”;

Алабуга районы Юраш Мәдәният йортында - “Гашыйклар утравы”;

12 апрель – Алабуга шәһәренең “Иллюзион” кинотеатры бинасында - көндез “Керпе малае дуслар эзли”, кич – “Гашыйклар утравы”;

13 апрель – Менделеевск шәһәрендә – “Керпе малае дуслар эзли”;

Бизәки авылы Мәдәният йортында – “Гашыйклар утравы”;

14 апрель – Алабуга шәһәрендә – “Керпе малае дуслар эзли”;

Морды авылы Мәдәният йортында – “Гашыйклар утравы”;

15 апрель – “Берсут” җәнлек совхозы Мәдәният йорты – “Керпе малае дуслар эзли”;

Түбән Сөн авылы Мәдәният йорты – “Гашыйклар утравы”.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International