9 апрель көнне 12.00дә С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында “Музыка кораллары дөньясы” абонентының – “Кыллы уен кыраллары тылсымы” исемле йомгаклау концерты була.
Программада - А.Вивальди, И.Бах, Ф.Шуберт, К.Сен-Санс әсәрләре яңгыраячак. Концертта И.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятенең кыллы уен кораллары ансамбле (җитәкчесе – ТР халык артисткасы Люция Исмәгыйлева), ТР халык артисткасы Лариса Маслова (виолончель), Василий Шипов (контрабас), халыкара конкурслар лауреаты Арслан Сәйфи (скрипка), Наталья Антонова (арфа), Евгений Антонов (аккордеон), Анастасия Антонова (скрипка), Аделина Семенова (альт), виолончелистлар квартеты (җитәкчесе – ТР атказанган артисткасы Ирина Лаптева), гитарачылар ансамбле (җитәкчесе – Александр Лаврентьев) һәм башка музыкантлар катнаша.