Бүген Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында “XXI гасырда мәдәни мирас: саклап калу, файдалану, популярлаштыру” V Халыкара фәнни-гамәли конференциянең пленар утырышы үтте. Форум кунаклары - Россия һәм чит илләрнең әйдәп баручы галимнәрен Татарстан мәдәният министры урынбасары Светлана Персова сәламләде.
“Безнең уртак эш нәтиҗәләре тарихи һәйкәлләр, территорияләрнең язмышын хәл иткән вакытта башлангыч нокта булып хезмәт итә”, - дип белдерде Светлана Персова.
“Бу конференцияне үткәргән вакытта без яңа киңлекләр ачабыз һәм теманы мөмкин кадәр тулырак яктыртабыз. Бүген биредә Россиянең башка шәһәрләреннән һәм чит илләрдән килгән вәкилләр дә бар. Алар ярдәмендә без үзебезнең мәдәни мирасны киңрәк карый алабыз”, - дип билгеләп үтте ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова.
Быел форумда Демокрит исемендәге Фракия университеты (Греция) профессоры, ИКОМОС (ЮНЕСКО) эксперты Алкивиадис Препис, Белосток техник университетының архитектура докторы, профессор Ежи Устинович та катнашты. Алар үз чыгышларында төгәл мисалларда үз илләрендәге мәдәни мирас объектларын реставрацияләү һәм саклап калу турында сөйләде.
Искәртеп узабыз: максаты мәдәни мирас объектларын өйрәнү, реставрацияләү һәм саклап калу булган форумны Татарстан Мәдәният министрлыгы, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты, “Кызыл Калкан” Казанны саклап калу буенча иҗтимагый яшьләр хәрәкәте оештыра.