Иртәгә “Кино вакыты” Бөтенроссия форумы тәмамлана

2017 елның 5 апреле, чәршәмбе

Иртәгә “Кино вакыты” Бөтенроссия форумы тәмамлана.

10.00дә ТР Сәүдә-сәнәгать палатасында Татарстанда беренче Кинопроектлар  питчингы узачак, анда Россиянең берничә төбәгеннән килгән кинематографистлар катнаша. Эксперт комиссиясе тарафыннан сайлап алынган 10 иң яхшы проект халык алдында якланачак. Шулай ук Татарстан Мәдәният министрлыгы гамәлгә куйган сценарийлар конкурсына да нәтиҗәләр ясала. Бәйгедә җиңүчеләр министрлыктан 100 000 сум күләмендә акчалата бүләк алачак.

14.00дә Татарстан Мәдәният министрлыгында “Кино вакыты” форумы эшенә багышланган йомгаклау матбугат конференциясе була. Анда «Русская Фильм Группа»  корпорациясе продюсеры А.Петрухин, Свердловск кино студиясе генераль директоры М.Чурбанов, “Чеченфильм” кинокомпаниясе генераль директоры Б.Терекбаев, РФ Кинематографистлар берлегенең Яшьләр үзәге башкаручы директоры Ф.Абрютин, министрлык һәм “Татаркино” ТР Дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе вәкилләре катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International