Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе карамагындагы Урта махсус музыка мәктәбе апрель аенда «SALVE MUSICA!» исемле фестиваль үткәрә. Чаралар Казан, Чаллы, йошкар-Ола һәм Яшел Үзәндә үтәчәк.
Фестивальнең Казан концертлары С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында узачак. 11 апрель көнне Парижда узган халыкара конкурста Гран-при яулаган, мәктәпнең йөзек кашы саналган РФның атказанган сәнгать эшлеклесе Сергей Ферулев җитәкчелегендәге Юниор-оркестр чыгыш ясаячак. Ә 13 апрель көнне узачак концертта Урта махсус музыка мәктәбенең классик музыка коралларында уйнаучылар һәм Светлана Устюгова җитәкчелегендәге хор катнаша.
Фестивальнең максаты – сәләтле балаларга булышу, аларның профессиональ эшчәнлегенә игътибар җәлеп итү һәм Идел буе төбәгенең музыка җәмәгатьчелеге арасында иҗади элемтәләрне ныгыту.
Фестивальнең графигы:
8 апрель – Орган залы (Чаллы) 16:00 - Юниор-оркестр концерты
11 апрель С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залы (Казан) 18:30 - Юниор-оркестр концерты
13 апрель – С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залы (Казан) 18:30 - Урта махсус музыка мәктәбендә укучылар концерты
21 апрель - И.С.Палантай исемендәге Мари республикасы мәдәният һәм сәнгать көллиятенең Зур концертлар залы (Йошкар – Ола) 18:00 - Урта махсус музыка мәктәбендә укучылар концерты.