Казанда III “Кино вакыты” Бөтенроссия форумы башланды

2017 елның 5 апреле, чәршәмбе

Казанда III “Кино вакыты” Бөтенроссия форумы башланды. Аның максаты  - төбәк кинематография өлкәсенә ярдәм итү. Рәсми ачылыш тантанасы мастер-питчинг формутында узды, анда Татарстан, Башкортстан, Иркутск өлкәсе, Якутия, Алтай крае, шулай ук Санкт-Петербург һәм Мәскәү кинематографистлары чыгыш ясады.

Форум кысаларында өч секция уза: “Кинопроектлар питчингы”, “Сценарийлар остаханәсе” һәм “Киножурналистика”. Форум эше иртә белән берьюлы ике мәйданчыкта башланды. КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә “Россия 1” телеканалы кинокүзәтүчесе Вероника Скурихина һәм кинобелгече, FIPRESCI әгъзасы Евгений Майзель остаз дәресләре үткәрде.

“Мир” кинотеатры мәйданчыгы “Кинопроектлар питчингы” һәм “Сценарийлар остаханәсе” секцияләрен берләштерде.

Форумның рәсми ачылышы “Ногай” кунакханәсенең конференцияләр залында мастер-питчинг форматында узды. Сәламләү сүзе белән “Татаркино” ТР Дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе директоры Владимир Батраков чыгыш ясады. Чараның беренче өлешендә Башкортстан, Иркутск өлкәсе, Якутия, Алтай крае, Санкт-Петербург һәм Мәскәү кунаклары: А. Әскәров («Из Уфы с любовью), Ю. Яшников («Похабовск. Обратная сторона Сибири»), Ф. Абрютин («ЗомбиЯ»), Е. Стецюк һәм О. Твайлайт («Корсет» беренче Россия стимпанк-проекты) һәм Алтай яшьләр кино үзәге җитәкчесе Д. Шарабарин үз проектларын тәкъдим итте.

 Мастер-питчингның икенче өлешендә Татарстан кинематографистлары: Т. Садыйков («Братья»),  И. Рахимбай һәм А. Самигуллин («HAVA Projects» эшләре), И. Ягъфәров («Байгал»), А. Барыкин(«Айсылу 2»), Д. Фей (анимацион проектлары) үз проектлары турында сөйләде. 

 Тәкъдим итүдән соң ТР мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова чыгыш ясады һзм конкурста катнашучыларга һәм форум кунакларына уңышлар теләде.

 Форумның беренче көне “Мир” кинотеатрында Айнур Әскәровның «Из Уфы с любовью» комедиясен карау белән тәмамланды.

 “Кино вакыты” форумы Татарстан Мәдәният министрлыгы, “Татаркино” ТР Дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе, РФ Кинематографистлар берлегенең Яшьләр үзәге, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы, КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе, «FOMIN Bar&Shop» ярдәмендә уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International