“Бәллүр компас” илкүләм премиясе сайтында иң яхшы проектлар өчен тавыш бирү башланды

2017 елның 4 апреле, сишәмбе

“Бәллүр компас” илкүләм премиясе сайтында иң яхшы проектлар өчен тавыш бирү башланды.

“Бәллүр компас” – илкүләм география, экология, Россиянең табигый һәм тарихи-мәдәни мирасын саклап калу һәм популярлаштыру өлкәсендәге премиясе. Шәхси затлар, предприятиеләр, галимнәр һәм җәмәгать эшлеклеләре дә аның номинантлары була ала.

Ай дәвамында тәүлеккә бер тапкыр һәр интернет кулланучы “Җәмәгатьчелек тарафыннан танылу” номинациясендә теләсә күпме проект өчен тавыш бирә ала. Калган номинация лауреатларын экспертлар советы сайлый.

Быел әлеге бүләкә 389 проект һәм казаныш күрсәтелгән. “Бәллүр компас”ның географиясе дә шактый киңәйгән. Катнашырга теләүчеләрдән гаризалар Россиянең 68 төбәге, шулай ук Әзербайҗан, Әрмәнстан, Белоруссия, Һиндстан, Монако, норвегия һәм АКШтан алынган. Конкурсның финалына быел Татарстанның мәдәният өлкәсенә кагылышлы проектлары да кергән:

Татарстан Республикасы муниципаль районнары буенча тарихи-мәдәни атласлар сериясе (“Татарстан Мәдәни мирас үзәге” Дәүләт бюджет учреждениесе, ТР Фәннәр академиясенең А.Х.Халиков исемендәге Археология институты, ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкләрне өйрәнү институты) - http://rus-compass.ru/projects/4260/; “Хәзинә” балалар иҗатында татар йолалары (Казанның “1нче Балалар сәнгать мәктәбе” Муниципаль бюджет өстәмә белем бирү учреждениесе) - http://rus-compass.ru/projects/4361/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International