Милли музей үзенең 122 еллыгын билгеләп үтә

2017 елның 4 апреле, сишәмбе

5 апрель көнне Татарстан Милли музее үзенең 122 еллыгын билгеләп үтә. Бу көнне бирегә килүчеләрне бәйрәм программасы көтә. Аны А.Ф.Лихачевка багышланган “Аның коллекциясеннән музей башланган” дигән күргәзмә көтә. Шулай ук килүчеләрне балчыктан савытлар, бизәнү әйберләре ясау, яраткан музей өчен котлау открыткасы әзерләү буенча остаз дәресләре көтә, шулай ук алар уктан атуда да көчләрен сынап карый ала. Бәйрәмне оештыручылардан тагын бер сюрприз – музей фотосалоны, анда XIX киемнәрен киеп фотога төшеп булачак. Балаларны музей персонажы Мистер Диез һәм башкалар катнашынңа мавыктыргыч сәяхәт көтә.

13.00дә “Витязь” хәрби-тарихи клубы уеннар оештыра.

14.00дә исә “Бүләк итү көннәре” традицион хәйрия акциясенә нәтиҗәләр ясау һәм иң борынгы, иң сирәк һәм иң кызыклы әйбер алып килүчеләрне бүләкләү башлана. Көн дәвамында “Бүләкләр күргәзмәсе – 2017” эшләячәк. Ә кунакларны торт белән сыйлаячаклар.

Бәйрәм хөрмәтенә 5 апрель көнне музейга керү бушлай булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International