4 апрель көнне 17.00дә “Ногай” кунакханәсенең конференцияләр залында III «Кино вакыты» Бөтенроссия форумы ачыла. Форум ачылышында мастер-питчинг узачак, анда Казан, Алтай, Уфа, Иркутск, Санкт-Петербург кинематографистлары үз проектларын тәкъдим итәчәк.
Ачылыш тантанасында Татарстан Мәдәният министрлыгы вәкилләре, “Татаркино” Дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе директоры Владимир Батраков, "Страна Чудес" һәм "Гуляй, Вася!" фильмнары продюсеры Руслан Татаринцев һәм башкалар катнашачак. Шулай ук журналистлар да чакырыла. Аккредитацияне PRtatar-cinema@yandex.ru электрон адресына язып узарга мөмкин. Ачылыш 4 апрель көнне 17.00дә “Ногай” кунакханәсенең конференцияләр залында була.
III «Кино вакыты» Бөтенроссия форумы төбәк кинематографистларына ярдәм итү йөзеннән оештырыла. Форум кысаларында өч секция узачак: “Кинопроектлар питчингы” (Россия), “Республика сценарийлар конкурсы” (Татарстан) һәм “Киножурналистика” (Казан).