Апрель аенда Татар дәүләт "Әкият” курчак театры һәм Сахалин курчак театры арасында алмаш гастрольләр үтәчәк. Әлеге ике театр арасында мондый гастрольләр беренче тапкыр оештырыла.
7, 8, 9 апрель көннәрендә “Әкият” курчак театры сәхнәсендә: Е.Намаконова шигырьләре буенча “Мы летели на диване...” һәм С.Козловның “Я Люблю Вас, Ромашка” спектакльләрен Сахалин артистлары тәкъдим итәчәк.
14, 15, 16 апрель көннәрендә исә, “Әкият” курчак театры артистлары Сахалин шәһәрендә “Өч кыз” (А.Хаиров) һәм “Идет Коза рогатая” (М.Протасова) спектакльләрен күрсәтәчәк.
Әлеге гастрольләргә бәйле рәвештә, 7 апрель көнне 9.30да “Әкият” курчак театрының Кече залында матбугат конференциясе була. Анда Казан театрының директоры, РФ һәм ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Роза Җаббарова, баш режиссер, РФ һәм ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Илдус Зиннуров, Сахалин курчак театрының сәнгать җитәкчесе, Сахалин өлкәсенең атказанган мәдәният хезмәткәре Антонина Добролюбова, Сахалин курчак театрының югары категорияле артист-курчак йөртүчесе Евгения Тодика катнаша.
Матбугат конференциясе тәмамлангач 11.00дә Зур залда «Мы летели на диване…» спектакле белән гастрольләр тантаналы төстә ачыла.
Аккредитацияне 8 9046 65-18-14, 237-70-05 телефоннарына шалтыратып һәм diliya1986@mail.ru электрон адресына язып узарга мөмкин.