Татарстан мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова Тюрингия Дәүләт канцеляриясе вәкиле белән очрашты

2017 елның 31 марты, җомга

Татарстан мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова Германия Федератив Республикасының Тюрингия Ирекле дәүләте Дәүләт канцеляриясенең халыкара элемтәләр вәкиле Клаудия Заагер-Венцель белән очрашты.

Очрашу кысаларында Татарстан Республикасы белән Тюрингия арасына мәдәният өлкәсендәге хезмәттәшлекне үстерү перспективалары хакында фикер алышынды. Алар шулай ук ниятләнгән уртак чаралар буенча оештыру мәсьәләләре турында да сөйләште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International