3 апрельдә Камал театрында Разил Вәлиевның юбилей кичәсе

2017 елның 31 марты, җомга

3 апрельдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Зур сәхнәсендә Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, җәмәгать эшлеклесе Рәзил Вәлиевның 70 яшьлек юбилеена багышланган кичә була.

Юбилей кичәсенең программасы ике өлештән тора. Беренче бүлектә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры шигъри композиция тәкъдим итә. Кичәнең икенче бүлегендә Рәзил Вәлиевны, Россиянең һәм Татарстанның халык артистлары Ренат Ибраһимов һәм Венера Ганиева, опера җырчысы, Татарстанның халык артисткасы Резеда Галимова, Татарстанның Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Алтай шагыйре Бронтой Бедюров, Татарстанның атказанган артисткасы, "Голос" проекты финалисты Эльмира Кәлимуллина, Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров, опера җырчысы, Башкортстанның атказанган артисты Илһам Вәлиев, "Голос.Дети" проекты катнашучысы Сәйдә Мөхәммәтҗанова, шулай ук Сөмбел Ситдыйкова, Рөстәм Насыйбуллин, Алинә һәм Азат Кәримовлар, Энҗе Шәймурзина, Илүсә Хуҗина, Руслан Сәйфетдинов һәм Раяз Фасыйхов котлыйлар.

Кичә программасында шулай ук Рәзил Вәлиевның якташларыннан, Татар Дәүләт җыр һәм бию ансамбленнән, "Казан" бию ансамбленнән чыгышлар һәм чит илләрдә яшәүче дусларыннан видеокотлаулар көтелә. Камал театры актерлары: Россиянең һәм Татарстанның халык артисткасы Алсу Гайнуллина, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Илдус Әхмәтҗанов башкаруында Рәзил Вәлиевның шигырьләре яңгыраячак.

Кичәнең сценарий авторы - Рәмис Аймәт, режиссеры - Камал театры актеры, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International