С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында – “Шапито битлекләре”

2017 елның 31 марты, җомга

2 апрель көнне 12.00 һәм 14.30да С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында “Орган корольлеге” гаилә абонементының йомгаклау концертлары була. “Уен кораллары короле” турындагы музыкаль цикл “Шапито битлекләре” дигән тамаша белән тәмамлана. Биредә тамашачылар орган белән циркның үзара бәйләнешен, беренче цирк органнарының кайчан пәйда булганы һәм аларда ничек уйнауларын белә алачак.

Программада төрле чор һәм стиль музыкасы: К.Сен-Сансның “Хайваннар карнавалы”, И.Стравинскийның “Петрушка” балетыннан өзекләр, Р.Щедрин һәм Б.Джоуэлланың шаян композицияләре, В.Шаинский һәм М.Таривердиевның цирк турындагы җырлары, Д.Брубекның джаз композицияләре, орган өчен танго, Э.Низамовның “Клоуннар” әсәрләре яңгыраячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International