Г.Тукай исемендәге филармониядә Фернанда Норонья концерты

2017 елның 30 марты, пәнҗешәмбе

Иртәгә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония сәхнәсендә Татарстан Филармония джаз-оркестры белән Бразилия җырчысы Фернанда Норонья чыгыш ясый.

Программага җырчының танылган джаз композицияләре: «The Opener», «Brazil», «Сlosely Dansing», «Corcovado», «Aquela Rithma», «Quiet Nights of quiet stars», «Olhos Colorides», «Tequila», «The girl from Ipanema», «So danco samba», «How Insensitive», «Isn’t She Lovely», «One more once», «Mambo Caliente», «Close to you», «Triste», «Não Sou Mais de Mim», «Aqua de Beber», «Funky Cha Cha», «Gentle Rain», «Mas que nado», «Wave», «Em Cima do Mundo», «Sir Duke» кергән.

Концерт алдыннан (17.00дән 18.00гә кадәр) Фернанда Норонья һәм Татарстан Филармония джаз-оркестры дирижеры Анатолий Василевский журналистларның сорауларына җавап бирәчәк. Аккредитацияне иртәгә16.00гә кадәр 89053126758 телефоны буенча  яки pr@tatfil.ru электрон адресына язып үтәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International