1-7 июнь көннәрендә В.И.Качалов исемендәге Казан академик рус зур драма театры сәхнәсендә Санкт-Петербургның “Мастерская” театры гастрольләре узачак.
Төньяк башкаланың иң популяр саналган иҗат коллективы сәфәре “Зур гастрольләр” федераль программасы кысаларында оештырыла. Ул РФ Мәдәният министрлыгы карамагындагы Гастрольләр эшчәнлегенә ярдәм федераль үзәге булышлыгы белән тормышка ашырыла.
Казан сәхнәсендә “Тартюф”, “Идиот. Возвращение”, «Два вечера в веселом доме», «Иван и Черт», «Грёзы любви, или Женитьба Бальзаминова», «Старший сын», «Москва-Петушки» спектакльләре күрсәтеләчәк.
Билетлар сатыла.