1 апрель - Халыкара көлке көнендә Татарстан Республикасы Милли музее Музейның туган көненә багышланган махсус программа тәкъдим итә. Чараның төп кунагы – бегемотны музей белән нәрсә бәйләвен 1 апрель көнне Кремль урамы, 2нче йорт адресына килеп белеп булачак.
Бирегә килүчеләр “Казан Бегемоты” дигән халык кәсепчелеге эшләнмәләре күргәзмәсе белән таныша ала. Нәни кунаклар өчен “Иң, иң, иң!” дигән рәсемнәр конкурсы, оригами һәм аква-грим буенча остаз дәресләре оештырылачак.
Бары 1 апрель көнне генә бегемотларга багышланган «Тайна семьи Flodhäst» исемле фильм төшереләчәк.
Шигърият яратучыларны “Яраткан музейга багышлана” дигән шигырьләр конкурсы көтә. Моннан тыш, “Бегемотта кунакта” дигән кинотеатр да эшләячәк. Анда әлеге хайваннарга багышланган совет мультфильмнарын ятып карап булачак.
Иң соңында «EthnoArt» барабанчылар мәктәбе остаз дәресе үткәрәчәк.