Бөек рус революциясенә 100 ел тулу уңаеннан ил кинотеатрларына прокатка “Страна Советов. Забытые вожди” һәм “Нулевая мировая. Крымская война (1853-1856)” документаль драмалар циклы чыга. Циклларга төрле катлам тамашачылар аудиториясенә исәпләнгән 12 фильм кергән. Картиналарның сценарийлары тарихи документларга һәм Россиянең әйдәп баручы тарихчылары ярдәмендә яшерен материалларга нигезләнеп язылган.
“Страна Советов. Забытые вожди” циклы 1920-1953 елларда Советлар Союзы югары җитәкчелеге сафында булган хәрби җитәкчеләр, дәүләт һәм партия эшлеклеләренә багышланган.
“Нулевая мировая. Крымская война (1853-1856)” 1853-1856 еллардагы Кырым сугышы һәм әлеге чорның сәяси аренасында Россия империясенең роле турында бәян итә.
Бу проект халыкның Россия тарихы турындагы белемен арттыруга йөз тота.
Ул РФ Мәдәният министрлыгы, Россия хәрби-тарихи җәмгыяте һәм Беренче канал ярдәмендә тормышка ашырыла.
Әлеге документаль драмаларны Татарстан Республикасы кинотеатрлары челтәрендә дә күреп булачак.