Фестивальнең жюри составына Татарстанның атказанган артисты Вил Усманов һәм баянчы, республика һәм халыкара конкурслар лауреаты Айнур Моратов та кергән. Алар шулай ук йомгаклау концертында да катнашачак.
Искәртеп узабыз: бәйге 2004 елдан бирле үткәрелә. Конкурсны оештыручылар һәм гамәлгә куючылар исемлегендә Свердловск өлкәсе Мәдәният министрлыгы, Татарстан Мәдәният министрлыгы, ТРның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, “Свердловск өлкәсе татарлар конгрессы (Урал татарлары) төбәк иҗтимагый оешмасы бар.