Казанда Татарстан режиссерының “Тапшырылмаган хатлар” фильмын тәкъдим итәләр

2017 елның 29 марты, чәршәмбе

30 март көнне “Мир” кинотеатрында ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Татарстан режиссеры Рөстәм Рәшитовның “Тапшырылмаган хатлар” картинасы премьерасы була. Фильм Гадел Кутуй повесте буенча төшерелгән.

Муниципаль кино учреждениеләрендә дә фильм зур уңыш белән бара. Аны Татарстанның 32 районында 4000 ләп кеше карап өлгергән.

“Мир” кинотеатрына килүчеләрне иҗат төркеме белән очрашу да көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International