Казан Башкарма комитетында «Хокук объекты буларак тарихи биналар» темасына түгәрәк өстәл узды

2017 елның 29 марты, чәршәмбе

Бүген Казан Башкарма комитетында «Хокук объекты буларак тарихи биналар» темасына түгәрәк өстәл узды.

Фикер алышуларда җиденче чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутаты Александр Сидякин, РФ Мәдәният министрлыгының Идел буе федераль округы буенча идарәсе җитәкчесе Владимир Тарновский, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТР мәдәният министры урынбасары Светлана Персова, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Владимир Кудрашев, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева, Казан дәүләт мәдәният институтының фәнни эшләр буенча проректоры Рафаэль Вәлиев ТР муниципаль берәмлекләре, министрлык, республика һәм муниципаль ведомстволар, иҗтимагый оешмалар, эксперт берләшмәләр  вәкилләре катнашты.

Утырышта тарихи җирекләрдә шәһәр төзелеше эшчәнлеген җайга салу, тарихи корылмаларны саклап калу мәсьәләләре хакында фикер алышынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International