1 апрель көнне 16.00дә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында журналистларга “Инновация” студиясенең яңа фильмнары – режиссер Салават Юзиевның “Татарометражкалар – 2 сезон” һәм “Күкшел егетләре” фильмнары күрсәтелә.
Татар халык комедияләренең яңа циклы - «Сүрелмәс мәхәббәт” («Любовь до гроба»), «Мин киллер» («Кое-что из ее дневника»), «Батыр, кая син?» («Батыр, где ты?») халык комедияләрендә Камал театрының әйдәп баручы актерлары төшкән. Алар арасында Люция Хәмитова, Хәлимә Искәндәрева, Раушания Юкачева, Радик Бариев, Илгиз Зәйниев, Ләйсән Дусаева, Артур Шәйдуллин, Минвәли Габдуллин, Айгөл Миңнуллина, Гүзәл Минакова, Ирек Кәшапов, Миләүшә Хафизова, Ирина Арсланова, Марсель Мәхмүтов, Нәфисә Хәйруллина, Нурбәк Батулла, Илдар Нургалиев, Алексей Ширяев, зөфәр Ибраһимов, Алинә Ризванова, Айрат Бикбулатов бар.
Мәгълүмат чаралары вәкилләре 89033448642 телефонына шалтыратып аккредитация уза ала.