Чистайда “Иделкәем” балалар һәм яшүсмерләр театр коллективлары бәйгесенә нәтиҗәләр чыгарылды

2017 елның 28 марты, сишәмбе

Кичә, Халыкара театр көнендә, Чистайда “Иделкәем” Республика балалар-яшүсмерләр һәвәскәрләр театры һәм курчак театры коллективлары смотр-конкурсына нәтиҗәләр чыгарылды. Бәйгене Татарстан Мәдәният министрлыгы, Республика традицион мәдниятне үстерү үзәге һәм Чистай Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе оештырган.

 “Восток” мәдәни-ял үзәгендә үткән бәйрәмгә Татарстанның 17 муниципаль берәмлегеннән конкурс нәтиҗәләре буенча югары казанышларга ирешкән 150 бала һәм өлкәннәр килгән иде. Бәйгедә барлыгы 54 коллектив катнашкан, шул исәптән республиканың 31 муниципаль берәмлегеннән 13 курчак театры.

Җиңүчеләргә дипломантлар, өч дәрәҗә лауреат дипломнары һәм ике номинациядә Гран-при тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International