Татарстан Милли китапханәсендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының китапханә эше өлкәсендәге “Лидер” һәм “Иҗади эзләнү” премияләрен бирү буенча республика конкурсларына нәтиҗәләр ясалды.
24 март көнне оештыру комитетының утырышы булды, аңа ТР Мәдәният министрлыгы, шулай ук республиканың юарлык эре китапханәләре вәкилләре кергән иде. Премияләрне тапшыру буенча эшләрне төп оештыручы булып Татарстан Милли китапханәсе санала.
2016 ел нәтиҗәләре буенча 15 Үзәкләштерелгән китапханә системасыннан 23 гариза алынган (2се – “Лидер”, 21е – “Иҗади эзләнү” премияләренә).
“Лидер” премиясен укучылар җәлеп итү буенча зур казанышларга ирешкән “Биектау Үзәк китапханә системасы” Муниципаль бюджет учреждениесенә бирелгән.
“Иҗади эзләнү” премиясе лауреатлары:
“Үзәк китапханә” номинациясе:
Нурлат муниципаль районының “Җирлекара үзәк китапханә” Муниципаль бюджет учреждениесе.
“Шәһәр китапханәсе” номинацииясе:
Бөгелмә муниципаль районы “Җирлекара үзәкләштерелгән китапханәсе” Муниципаль бюджет мәдәният учреждениесенең 3нче филиалы.
“Авыл китапханәсе” номинациясе:
“Кукмара муниципаль районы Үзәкләштерелгән китапханә системасы” Муниципаль бюджет учреждениесенең 44нче Яныл авыл китапханәсе-филиалы.“Әлмәт муниципаль районының Үзәкләштерелгән китапханә системасы” Муниципаль бюджет учреждениесе һәм “Теләче җирлекара китапханәсе” Муниципаль бюджет учреждениесенең Шәрмәш авыл китапханәсе оештыру комитеты карары белән инновацион эшчәнлекне үстергән өчен Рәхмәт хатларына лаек дип табылды.