Болгар музей-тыюлыгында интерактив «Нәүрүз» бәйрәме

2017 елның 28 марты, сишәмбе

Бүген Болгар музей тыюлыгы территориясендә “Нәүрүз” бәйрәме узачак. Чараны “Спас тармак технологияләре техникумы” Дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе район Мәдәният йорты белән берлектә үткәрә. Анда “Нәүрүз мәйданы” һәм “Нәүрүз дастарханы” дигән ике мәйданчык эшләячәк. Бәйрәмгә килүчеләр икенче мәйданчыкта төрле тәм-томнан авыз итеп, хуш исле чәй белән сыйлана алачак.

Бәйрәмгә Нәүрүзбикә дә киләчәк. Биредә төрле уен, җыр-биюләр дә күп булыр дип көтелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International