Республика артистлары Татарстан Мәдәният министрлыгының “Йөрәктән йөрәккә” акциясе кысаларында хәйрия акцияләре үткәрүне дәвам итә. Күптән түгел Чаллы дәүләт курчак театры Түбән Кама районында урнашкан “Балкыш” Балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр алдында чыгыш ясады. Алар хозурына “Про Ивана дурака и Марью царевну” спектакле тәкъдим ителде.
Ә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры Питрәч муниципаль районының “Шатлык” Балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында булып кайтты. Алар театрның яшь артистлары катнашында балалар өчен концерт программасы әзерләгән иде.
Искәртеп узабыз: Татарстан артистлары берничә ай дәвамында республиканың балалар йортлары, картлар йортлары, хастаханәләр, шулай ук тернәкләндерү үзәкләрендә чыгыш ясый.