Тинчурин театры Мәскәүдә «Ефәк баулы былбыл кош» мелодрамасын күрсәтә

2017 елның 27 марты, дүшәмбе

К.Тинчурин театры коллективы Мәскәүдә сезон премьерасын — күренекле татар язучысы һәм драматургы Аяз Гыйләҗев әсәре буенча куелган «Ефәк баулы былбыл кош» мелодрамасын тәкъдим итәчәк.

Спектакль Мюзик-Холл сәхнәсендә 2017 елның 2 апрелендә була.

Вакыйгалар ямьле күл буенда урнашкан район картлар интернат-йортында бара. Авыр тормыш юлы үтеп, картлык көнендә шушы йортка килеп эләксәләр дә, алар зарланмыйлар, язмышларын карусыз кабул итәләр. Ләкин адәм баласына яшәр өчен ипи генә җитми, аңа якыннарының күңел җылысы, гаилә кирәк. Хөкүмәт йортында тәрбияләнүчеләргә әнә шулар җитми. Спектакльдә мәхәббәт, изгелек һәм мәрхәмәтлелек кебек мәңгелек кыйммәтләр темасы күтәрелә.

Әсәрне сәхнәгә Рәшит Заһидуллин куйган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International