Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы II Ачык республика киносценарийлар конкурсы үткәрү турында игълан итә. Бәйгенең максаты - профессионаллар һәм башлап язучы авторлар арасында талантлы киносценаристларны барлау, шулай ук Татарстан Республикасында киносценарий язу осталыгын үстерергә булышу.
Быел конкурс III “Кино вакыты” Бөтенроссия форумы кысаларында үткәрелә. Танылган сценаристлар бәйгедә катнашучылар өчен остаз дәресләре дә үткәрәчәк. Нәтиҗәләр 5 апрель көнне чыгарылачак. Җиңүчеләрне бүләкләү 6 апрельгә билгеләнгән.
Бәйгенең приз фонды 100 000 сум тәшкил итә. Тулы метражлы уен фильмы өчен иң яхшы сценарий язган кеше 70 000 мең сум, ә кыска метражлы фильм сценарие өчен 30 000 мең сум алачак.
II Ачык республика киносценарийлар конкурсының шартлары һәм үткәрү тәртибе белән Татарстан Мәдәният министрлыгының рәсми сайтында “Фестивальләр.Конкурслар.Грантлар.Премияләр” бүлегендә танышып була.
Катнашырга теләүчеләрдән гаризалар 1 апрельгә кадәр кабул ителә. Электрон гаризаларны Liya.Gilmutdinova@tatar.ru. адресына җибәрергә була. Кәгазь гаризаларны ТР Мәдәният министрлыгында (Пушкин урамы, 66/33), 425нче кабинетта кабул итәләр.