Бүген Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының күргәзмәләр үзәгендә “Нәүрүз бизәкләре” дигән сынлы сәнгать һәм декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре күргәзмәсе ачылды.
Әлеге проектны Татарстан Мәдәният министрлыгы, Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы, шулай ук “Сөембикә” журналы тормышка ашырган.
Төрки халыкларның язгы бәйрәменә багышланган экспозициядә Татарстан һәм Санкт-Петербург осталары - ТР Рәссамнар берлеге, Россия һәм Татарстан Кәсепчелек палатасы әгъзалары эшләре тупланган. Биредә меңнән артык экспонат: көмеш, тире, ярымкыйммәтле ташлардан ясалган зәркән эшләнмәләр, чигеп ясалган калфаклар, төрле аксессуарлар, кулдан ясалган курчакларны күрергә була.