Бүген Казан дәүләт мәдәният институтында I “Педагог шәхесен формалаштыру процессы буларак балетмейстер сәнгате” дигән Халыкара фәнни-гамәли конференция ачылды. Ул II “Хыял юлы белән” Н.Д.Юлтыева исемендәге Халыкара хореография сәнгате фестиваль-конкурсы алдыннан үткәрелә.
Конференциядә Казан дәүләт мәдәният институтының фәнни эшләр буенча проректоры, тарих фәннәре докторы, профессор Р.М.Вәлиев, А.И.Герцен исемендәге Россия дәүләт педагогика университетының хореография сәнгате кафедрасы мөдире, педагогика фәннәре кандидаты Л.А.Касиманова, Казан дәүләт мәдәният институтының уку эшләре проректоры, профессор О.А.Кәлимуллина, хореографик сәнгать факультеты деканы, социологик фәннәр докторы, профессор Д.М.Дәүләтшина, Татарстан Мәдәният министрлыгының профессиональ сәнгать һәм сәнгати белем бүлеге җитәкчесе Д.Хәйруллина чыгыш ясады.
Искәртеп узабыз: II “Хыял юлы белән” Н.Д.Юлтыева исемендәге Халыкара хореография сәнгате фестиваль-конкурсы 25 март көнне башлана. Ул Татарстан Мәдәният министрлыгының финанс ярдәме белән уздырыла.