25 мартта Казан ипподромы мәйданындагы Хан сараенда Нәүрүз бәйрәме булачак.
Нәүрүз яисә «иранча Яңа ел», Кавказда, Үзәк һәм Көнбатыш Азиядә һәм Идел буенда язын, көн белән төн тигезләшкәндә, билгеләп үтелә. Бәйрәм уңаеннан кайбер илләрдә озын яллар бирелә.
Татарстан халыклар ассамблеясына керүче милли-мәдәни автономияләр зур концерт программасы тәкъдим итәчәк, милли традицияләр күрсәтеләчәк. Шулай ук биредә Нәүрүзне бәйрәм итүче халыкларның милли ризыкларыннан да авыз итеп булачак.
Бәйрәм Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм шәһәр башкарма комитеты ярдәмендә Татарстан халыклар дуслыгы йорты тарафыннан оештырыла.