Бакый Урманчы исемендәге премиягә дәгъва итүчеләрдән гаризалар кабул ителә башлый

2017 елның 23 марты, пәнҗешәмбе

27 март көнне Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының сынлы сәнгать, декоратив-гамәли сәнгать һәм сәнгать белеме өлкәсендә Бакый Урманчы исемендәге премиягә дәгъва итүчеләрдән гаризалар кабул ителә башлый.

Быел бәйге татар профессиональ сынлы сәнгатенә нигез салучы, Россия һәм Татарстанның халык рәссамы, Г.Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты Бакый Урманчының тууына 120 ел тулуга багышлана.

Конкурс “Сынлы сәнгать”, “Графика”, “Скульптура”, “Декоратив сәнгать”, “Сәнгать теориясе, тәнкыйть, сәнгать белеме” номинацияләре буенча үткәрелә.

Катнашырга теләүчеләрдән гаризалар 2017 елның 15 маена кадәр 420015, Казан шәһәре, Пушкин урамы, 66/33 йорт, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, музей эшен үстерү бүлеге адресы буенча кабул ителә.

Тулырак мәгълүматны http://mincult.tatarstan.ru/rus/premii.htm сылтамасы буенча кереп белергә мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International