Татарстан рәссамнарының эше Мәскәүдә тәкъдим ителә

2017 елның 22 марты, чәршәмбе

Бүген Мәскәүдә Россия Федерациясе Федераль Җыенның Федерация Советы бинасында «Татарстан – безнең күңел түрендә» күргәзмәсе ачылды. Ул Татар АССР Рәссамнар берлегенең 80 еллыгына багышлана.

Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәмендә төзелгән экспозициядә 50 останың сурәтләү һәм декоратив-кулланма әсәрләре урын алган. Барык авторлар да - «Татарстан Республикасы рәссамнар берлеге» төбәк иҗади иҗтимагый оешмасы әгъзасы (Россия Федерациясенең атказанган рәссамы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты, Б.Урманче исемендәге премия лауреаты Гимаев З.Ф, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәрләре Бердников Ю.Л. һәм Бердникова Т.М, Татар АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Батраев З.С, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Әлмиев Н.У. һәм башкалар).

Күргәзмә март ахырына кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International