“Безнең Татарстан” форумында катнашучылар республиканың Мәдәният министрлыгында үз эшләрен тәкъдим итте

2017 елның 21 марты, сишәмбе

Бу көннәрдә Татарстан министрлык һәм ведомстволарда “Безнең Татарстан” Республика яшьләр форумы кысаларында проектлар яклау бара. “Сәнгать” юнәлешендә “Архитектура һәм сәнгать” тематик мәйданчыгында катнашучылар Татарстан Мәдәният министрлыгында үз эшләрен тәкъдим итте.

Экспертлар арасында “ТР мәдәният һәм сәнгать уку биналары буенча республика методик үзәге” директоры Татьяна Фель, «SFORZANDO» Музыкаль башкаручыларны үстерүгә ярдәм итү төбәк хәйрия иҗтимагый фонды директоры Данияр Соколов, шулай ук ТР яшьләр Хөкүмәте вәкилләре бар.

Искәртеп узабыз: VII “Безнең Татарстан” форумына “Инновацияләр территориясе”, “Архитектура һәм сәнгать территориясе”, “Эшмәкәрлек территориясе”, “Изгелек территориясе”, “Куркынычсызлык территориясе”, “Спорт территориясе”, “Кече ватан территориясе”, “Тынычлык һәм дуслык территориясе”, “Яшьләр территориясе” юнәлешләре буенча 1300ләп идея тәкъдим ителгән.

Җиңүчеләрнең исемнәре 22 апрель көнне игълан ителәчәк. Бүләкләү тантанасы IT-паркта финал күргәзмә кысаларында узачак.

Иң яхшы идеяләр, проектлар һәм программаларга ТР Хөкүмәте, оештыручылар, инвесторлар ярдәм итәчәк.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International