Элеккеге мәдәният министры урынбасары Лилия Нарбекованы юбилее белән котладылар

2017 елның 21 марты, сишәмбе

Мәдәният хезмәткәрләре көне алдыннан Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова тармак ветераны, элекке ТАССР мәдәният министры, ТРның атказанган мәдәният министры Лилия Нарбекованы юбилее белән котлады. 1980 нче елларда ул республиканың профессиональ сәнгатьне үстерү өлкәсенә кураторлык иткән.

Эльвира Камалова сүзләренчә, мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләре, шулай ук министрлык коллективы Лилия Нарбекованы хәтерлиләр һәм бик еш искә алалар. Ул аны туган көне белән котлап, Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды.

Очрашу барышында Лилия Нарбекова министрлыктагы хәлләр белән кызыксынды һәм үзенең эш елларын искә алды. Нәкъ менә ул эшләгән елларда беренче зур күләмле фестивальләр оештырыла башлаган. “Сез башкарган эшләр, сезнең казанышлар республикабыз мәдәни байлыгының алтын фондын тәшкил итте”, - дип билгеләп үтте Эльвира Камалова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International