10-16 апрельдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры гастрольләре узачак. Камал театры шул уңайдан матбугат конференциясе үткәрә. Чара 24 мартта 12.00 сәгатьтә, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының матбугат үзәгендә (301 бүлмә) уза.
Журналистларның сорауларына Олег Закир улы Ханов - М.Гафури исемендәге БДАДТ сәнгать җитәкчесе, Россиянең атказанган, Башкортстанның халык артисты; Фәрит Рәфкать улы Бикчәнтәев - Г.Камал исемендәге ТДАТ баш режиссеры, Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, "Антигона" спектакле режиссеры; Рәзифә Рәшит кызы Динмөхәммәтова - М.Гафури исемендәге БДАДТ актрисасы, Башкортстанның атказанган артисткасы, "Каһым түрә" спектаклендә баш рольне башкаручы; Зилә Галимҗан кызы Баймурзина - М.Гафури исемендәге БДАДТ сәнгать җитәкчесе ярдәмчесе, театрның матбугат сәркатибе җавап бирәчәк.
Матбугат конференциясендә спектакльләргә чакыру билетлары тәкъдим ителәчәк.
Аккредитацияне 23 мартка кадәр 8 927 446 45 42, 293 83 18 телефоннарына шалтыратып яки kamal.press@tatar.ru электрон почтасына язып узарга мөмкин.