Рәгъде Халитовны 75 яшьлек юбилее белән котладылар

2017 елның 21 марты, сишәмбе

Кичә С.Сәйдәшев исемендәге Дәүдәт зур концертлар залында Россия һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәгъде Халитовка 75 яшь тулуга багышланган юбилей кичәсе үтте.

Юбилярны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады. Ул иҗат һәм педагоглык эшчәнлеге 55 ел тәшкил иткән Рәгъде Халитовка Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Рәхмәтен һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Рәхмәт хатын тапшырды. Бәйрәм чарасында Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, республиканың мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, юбилярның хезмәттәшләре катнашты.

Татарстанның халык артистлары Зөхрә Сәхәбиева, Айдар Фәйзрахманов, Рөстәм Закиров, шулай ук Рәгъде Халитовның укучылары аны котлап, үз җырларын бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International