Кичә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә XI “Халык моңнары” халык уен кораллары фестиваль-конкурсы башланды. Анда 24 уен кораллары ансамбле чыгыш ясады. Бәйгедә катнашу өчен Казанга 1000гә якын музыкант (24 ансамбль һәм 16 оркестр) килгән.
Рус мәдәнияте һәм фольклоры бәйрәме ТР Дәүләт халык уен кораллары оркестры җитәкчесе, Россиянең халык артисты, профессор Анатолий Шутиков башлангычы белән уза. Конкурсның жюри составына танылган сәнгать эшлеклеләре, илнең әйдәп баручы музыкаль уку йортлары укытучылары һәм Бөтенроссия һәм халыкара конкурслары лауреатлары кергән.