21 март көнне ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның “Хәзинә” Милли сәнгать галереясендә Болгар шәһәрчеге һәм Зөя утрау-шәһәрчеген торгызуга багышланган күргәзмә ачыла.
Проект Татарстан Мәдәният министрлыгы, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее, “Зөя утрау-шәһәрчеге” музей-тыюлыгы һәм Болгар тарихи-архитектур музей-тыюлыгы ярдәмендә тормышка ашырылган.
Күргәзмәдә “Зөя утрау-шәһәрчеге” музей-тыюлыгы, Болгар музей-тыюлыгы һәм ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда сакланган фотосурәтләр тәкъдим ителәчәк. Фотоларда Болгар белән Зөяне төзекләндерә башланганчы һәм бүгенге көндә нинди торышта булуын күреп булачак. Экспозициядә Евгений Канаев, Валерий Павлов, Фарит Губаев, Андрей Богданов, Сергей Еромлаев, Александр Семёнов, Сергей Максимов кебек авторларның 1970-2010 елларда төшерелгән эшләре тәкъдим ителәчәк.