“Россия. Өченче юл” Бөтенроссия плакатлар конкурсы Россия Мәдәният министрлыгы һәм Россия Тарих җәмгыяте ярдәмендә, Россия Рәссамнар берлеге, аның Тула өләсе бүлеге, Россия Дизайнерлар берлеге, “Өченче юл” автоном-коммерцияле булмаган оешма, “Позитив” ҖЧҖ тарафыннан үткәрелә.
Бәйгенең төп максаты – кече Ватанны популярлаштыру, аңа ярдәм итү.
Оештыру комитетына абруйлы мәдәният эшлеклеләре, тарихчы галимнәр, дин әһелләре керә. Бәйгедә сынлы сәнгать өлкәсе профессионаллары да, һәвәскәрләр дә катнаша ала.
Плакатлар 2017 елның 10 сентябренә кадәр кабул ителә.