Милли китапханә Исламия Мәхмүтова белән очрашуга чакыра

2017 елның 17 марты, җомга

2017 нчы елның 20 нче мартында 17.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залы «Театр кунакханәсе» тамашачыларын, Россия Федерациясенең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Исламия Мәхмүтова белән очрашуга чакыра. Кичәдә артистканың иҗатташ дуслары, хезмәттәшләре катнашачак. 

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисткасы Исламия Һидиятулла кызы Мәхмүтова менә 50 ел инде сәхнәдә тамашачыларны сокландырып, моңландырып, рухландырып яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International