22 март көнне 17.00дә “Родина” кинотеатрында журналистлар һәм чакырылган кунаклар өчен “Татармультфильм” төшергән “Мирас угы” анимацион фильмын тәкъдим итү була. Проект Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәме белән тормышка ашырыла.
Соңыннан кунакларны мультфильмны төшерүчеләр белән очрашу, фото һәм автограф сессия, бүләкләр уйнату көтә. Балалар өчен төрле конкурс һәм викториналар оештырылачак.
Ябык күрсәтүгә барырга теләүчеләр 20 мартка кадәр 003003@mail.ru электрон адресына язып, заявка калдыра ала. Кино залына бары акрредитацияләнгән журналистлар гына кертелә. Тулырак мәгълүматны 518-34-05, 518-34-06 телефоннарына шалтыратып белергә мөмкин.