Бүген Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Һиндстан Республикасының Россия Федерациясендәге Илчелеге карамагындагы Джавахарлал Ненру исемендәге Мәдәни үзәк директоры Джейсундхар әфәнде белән белән очрашты.
“Мин Казанда һинд мәдәнияте көннәре үтүгә бик шат. Безне сезнең ил белән күптәнге мөнәсәбәтләр бәйли. Сезнең артистлар һәм иҗат төркемнәре Татарстанда үтә торган концертларда, Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә һинд киносы катнаша”, - дип билгеләп үтте Айрат Сибагатуллин. – Шәһәр халкы һәм кунаклары һинд киносы көннәрен истә калдырыр дип өметләнәм”.
Үз чиратында Джейсундхар әфәнде әлеге чараларны үткәрүгә ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерде һәм киләчәккә планнар белән уртаклашты.
Искәртеп узабыз: бүген Казанда Һинд мәдәнияте көннәре башланды. Программада: һинд музыкасы һәм биюләре концерты, бушлай кино күрсәтүләр һәм йога буенча мастер-класслар.