Тинчурин театры Кәрим Тинчуринның иң соңгы әсәрен сәхнәләштерүгә кереште

2017 елның 13 марты, дүшәмбе

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында сезонның төп премьерасына әзерлек башланды. Театр бөек драматург, актер һәм режиссер Кәрим Тинчуринның иң соңгы әсәрен сәхнәләштерүгә кереште. Әдипнең “Утыз өч көн” автобиографик новелласы буенча куелачак “Соңгы әсәр” драмасының инсценировка авторы – Илһам Гали. Республика сәнгатендә зур вакыйга булачак әлеге спектакль татар театры тарихында беренче тапкыр куела. Драма Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел тулуга багышлана. Бөтен труппаны диярлек җәлеп итәчәк әлеге саллы спектакльне театрның баш режиссеры – Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Заһидуллин сәхнәләштерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International