Татарстан халкын "Бөек илнең мәдәни мирасын саклыйбыз" бәйгесендә катнашырга чакыралар

2017 елның 9 марты, пәнҗешәмбе

Бәйгедә мәктәп һәм балалар бакчаларыннан аерым башкаручылар һәм иҗади коллективлар, милли, халык коллективлары, мәдәният йортлары һәм башка оешма каршындагы иҗади коллективлар катнаша ала.

Конкурс Россия халыкларының милли мәдәни байлыгын саклау һәм популярлаштыру, шулай ук балалар һәм яшьләрдә ватан мәдәниятын өйрәнүне стимуллаштыру максатыннан уздырыла.

Сайлап алу комиссиясенә милли җырлар, биюләр, шигьри әсәрләр башкарып яздырылган видеотасма җибәрерә кирәк. Гаризалар 10 апрельгә кадәр кабул ителә. Эшләрне оештыру комитеты электрон почта адресына җибәрергә яки "Сохраняем культурное наследие великой страны" (www.сохраняем-наследие.рф) сайтына куярга кирәк.

Бәйге турында тулырак мәгълүматны сайттан һәм +7 (499) 110-52-07 телефоны аша белергә мөмкин.

Эшләр 17 апрельдән халык тавыш бирүе аша бәяләнә башлаячак. Иң яхшы дип табылганнар конкурс иганәчеләреннән бүләккә һәм дипломнарга ия булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International