Мәскәүнең “Сатурн” кинотеатрында Татарстан режиссеры Алексей Барыкинның “Семейные хлопаты” фильмының премьерасы булды. Шулай ук фильмны төшерүчеләр һәм төп рольләрне башкаручылар белән очрашу да узды.
“Без милләтара мөнәсәбәтләрнең Мәскәү тамашачыларына якын һәм кызыклы икәнен күрдек. Күп кенә кунаклар безнең фильмга югары бәя бирде. Без беренче тапкыр “Семейные хлопаты”ның провинциаль тарих булмавын тойдык. Ул бөтен кеше өчен әһәмиятле”, - дип белдерде фильмның режиссеры Алексей Барыкин.
“Гаилә мәшәкатьләре”— киң аудитория өчен төшерелгән. Анда яшь артистлар Ләйсән Фәйзуллина һәм Андрей Ясинский уйный. Шулай ук кинокартинада Рамил Төхвәтуллин, Люция Хәмитова, Фирая Әкбәрова төшкән. Фильмны Татарстан Мәдәният министрлыгы заказы буенча Алексей Барыкин төшергән.
Фильмның төп геройлары – яшь пар. Ул православ динле рус, ул татар, этник мөселман. Катнаш гаиләдәге ата-ана балага ничек итеп исем кушарга белми: татарчамы, әллә русчамы. Аларның бәхәсе тирәсендә кызыклы вакыйгалар куера. Сюжет нигезендә казанлылар сөйләгән чынбарлык ята.
Ике атна дәвамында фильмны түбәндәге кинотеатрларда карап булачак:
«Вымпел» (Коминтерн урамы, 8, м.Свиблово),
«Искра» (Костяков урамы, 10, м.Тимирязевская),
«Космос» (Мир проспекты 109 м.ВДНХ),
«Полет» (Нелидовская урамы, 10нчы йорт, м. Сходненская),
«Салют» (Кедров урамы, 14 к.3, м. Академическая),
«Сатурн» (Снежная урамы, 18нче йорт, м.Свиблово).