10-20 июньдә Мәскәүдә XIII Халыкара балет артистлары һәм хореографлар конкурсы узачак. Балет өлкәсендәге иң данлыклы бәйгеләрнең берсе танылган хореограф, конкурсның сәнгать җитәкчесе Юрий Григоривичның 90 яшьлек юбилеена багышлана.
Конкурска гаризалар кабул ителә башлаган. Аларны 2017 елның 17 апреленә кадәр тапшырып була.
Бәйге турында тулырак мәгълүматны moscowballetcompetition.com сайтына кереп белергә мөмкин.