«Талант канатларында» конкурс-фестиваленә гаризалар кабул ителә

2017 елның 3 марты, җомга

23-26 март көнне Казанда “Талант канатларында” дигән халыкара конкурс-фестиваль уза. Быел Татарстан башкаласы әлеге зур күләмле иҗади форумның финалын кабул итәчәк.

“Талантлар планетасы” Балалар иҗатына ярдәм итү һәм аны үстерү фонды оештырган бәйге Татарстан Мәдәният министрлыгы булышлыгы белән уза. Проект 9 елдан артык гамәлдә һәм илебезнең төрле шәһәрләрендә үткәрелә.

Конкурста коллективлар да, аерым башкаручылар да катнаша ала. Аларның осталыклары вокал, хор җыры. Инструменталь музыка, хореография, мода театры, оригиналь һәм театр жанры, нәфис сүз номинацияләре буенча бәяләнәчәк. Моннан тыш, 6 яшь категориясе каралган. Бәйгенең жюри составына Мәскәү, Санкт-Петербурш һәм Новосибирскиның әйдәп баручы югары уку йортлары академиклары, профессорлары, мәдәният өлкәсенең атказанган хезмәткәрләре һәм экспертлар кергән.

Конкурста катнашыраг теләүчеләрдән гаризалар фестиваль башланырга 7 көн алдан тәмамлана. Проектның абсолют җиңүчесе 100 000 сум күләмендә премия алачак.

Бәйге турында тулырак мәгълүматны http://www.planetatalantov.ru сайтында  алырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International